Уфтанма, гомерләр яз кебек үтә, дип,
Чал чәчең күрсәң дә уфтанма.
Яз килә дә китә, гомер шулай үтә,
Уфтанма, уфтанма, уфтанма.
Уфтанма – бит синең ул узган гомерең
Уйнап-көлеп кенә узмаган.
Сиңа насыйп булган ак бәхет, зур шатлык,
Якты көн әле бит тумаган.
Уфтанма, гомерләр яз кебек үтә, дип,
Чал чәчең күрсәң дә уфтанма.
Яз килә дә китә, гомер шулай үтә,
Уфтанма, уфтанма, уфтанма.
Салават Фэтхетдинов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1