Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

♫Салават - Шәҗәрә | Текст песни

Җиде буын бабамнарның
Исеме югалмасын.
Зур бабамнар тырышыплар
Төзегән шәҗәрәсен.
Кемнәр, кайчан туган, үлгән,
Кайсы гасыр яшәгән,
Барысын да тарих итеп
Ак кәгазьгә теркәгән.

Шәҗәрәмне алга салып,
Коръәнемне кулга алып,
Ихластан кылам дога.
Үлгәннәр тыныч йокласын,
Исәннәр җырлап яшәсен,
Нәсел ыруыма бер үк
Бәрәкәт бир син, Ходай!

Килер туар буыннарга
Ядкарь булсын шәҗәрә,
Якынайсын бар туганнар,
Ерагаймасын ара.
Ходай безгә үзе биргән
Газиз якын туганны.
Кеше бер дә ятим түгел
Янда булса туганы.

♫Салават еще тексты


Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-