Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават - Энкэмнен догалары | Текст песни

Догаларның күңелемнән
Юк әле югалганы —
Саклый мине, яклый мине
Әнкәмнең догалары.

Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан
Мин бәхетле булалмам.

Тылсымлы да, шифалы да
Әнкәмнең догалары —
Догаларның шатлык кына
Китерә торганнары.

Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан
Мин бәхетле булалмам.

Кырыс ла тормыш юллары,
Авыр ла дөньялары!
Хәлләремне җиңеләйтә
Әнкәмнең догалары.

Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан
Мин бәхетле булалмам.

Кабатлыйм мин дә әнкәйдән
Өйрәнгән догаларны.
Җиткерермен түкми-чәчми
Мин сезгә дә аларны.

Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан
Мин бәхетле булалмам.


Салават еще тексты


Другие названия этого текста
  • Салават - Энкэмнен догалары (1)
  • Салават Фатхетдинов - Энкэмнен догалары (0)
  • Салават Фэтхетдинов - Энкэй догалары (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Как вам текст?
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1