Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават - Ялгыз калдырмагыз сөйгәннәрне (Не оставляйте любимых) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Үз-үземә урын таба алмыйм,
Ялгызлыктан җаным суынды.
Син утырткан тәрәз гөлләремә
Ялгыз калгач, күңелем сыенды.

Ялгыз калгач, сөю арта диеп,
Ялгышмагыз- сөю сынала.
Ялгыз калдырмагыз сөйгәннәрне,
Ялгыз тормыш яме югала...

Сүрән итеп тоям аяз көнне,
Көләч йөзең көлеп тормаса.
Нигә соң ул дөнья матурлыгы,
Мәхәббәтең балкып тормаса.

Кайчак ялгыз торып кара диеп,
Сабырлыгым минем сынадың.
Ялгызлыктан авыр нәрсә юктыр,
Сынау белән инде соңладың.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-