Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават - Ятим бала зары | Текст песни

ЯТИМ БАЛА ЗАРЫ

Адаштың мәллә? Кайтмыйсың, әни,
Газиз балаңны ташлап киттең дә.
Барыбер сине сагынам, әни.
Җылы назыңны күрми үссәм дә.

Нәни кулларым сине эзлиләр,
Уйларым һич тә тынгы бирмиләр.
Чит-ятлар килеп мине жәллиләр,
Миңа кушылып алар әрниләр.

Кушымта:
Әнием, зинһар, ташлама мине,
Ятлар кулыннан кайтып ал инде.
Балаң күңеле тирән яралы,
Кичен өстемә юрган яп әле.

Нигә туганмын бәхетсез булып,
Мәңге сагышлы бер кәккүк сыман?
Бер тапкыр юрган өстемә япчы,
Әнием, бәгърем, сине сагынам.

Кушымта

Другие названия этого текста
  • Салават - Ятим Бала Зары (минус) (0)
  • Салават - Ятим бала зары (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-