Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават(322) - Кайтам эле туган якларыма | Текст песни

Кайтам әле туган якларыма
Сызылып алсу таңнар атканда.
Авылымны чорнап ак мамыкка,
Ак томаннар җәелеп ятканда.

Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Ычык тамчылары кипкәндә.

Кайтам әле туган якларыма
Көнне ярып кояш батканда.
Ак ефәк шәл булып тау иңенә
Эңгер күләгәсе ятканда.

Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Ычык тамчылары кипкәндә.

Кайтам әле туган якларыма
Күз кысышкан чакта йолдызлар.
Рәхәтләнеп кенә җиләс җилдә
Черем иткән чакта киң кырлар.

Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Ычык тамчылары кипкәндә.

Другие названия этого текста
  • Салават(322) - Кайтам эле туган якларыма (1)
  • Салават Фатхетдинов - Кайтам але туган якларыма(татарские песни) (1)
  • Салават Фатхетдинов - Кайтам але Чекмагушка...... 27.04.15 .... (1)
  • Салават Фәтхетдинов - Кайтам әле туган якларыма (1)
  • Салават Фатхетдинов - Кайтам але туган якларыма (1)
  • hoho - Кайтам але туган якларыма (0)
  • (Татарская песня) - Салават Фатхетдинов - Кайтам але туган якларыма (0)
  • ТАТАРИН Салават Фатхетдинов - Кайтам але туган якларыма (0)
  • кайтам эле - салават фат (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-