Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салих Сәйдәшев - Мәйсәрә җыры | Текст песни

Чыбылдыгың чуп-чуар,
Эчләрендә кем кунар?
Сызылып моңсу, якты таңнар аткан чакта
Мамык мендәр тешләп кем елар?

Үкси-үкси, Мәйсәрә җан,
Яшь урынына түкмә кан,
Яшь урынына түкмә кан.

Чыбылдыгың бизәген
Ука белән бизәдең,
Бәхилләшеп аерылганда, елый-елый,
Ал яулыгың болгап изәдең,

Үкси-үкси, Мәйсәрә җан,
Яшь урынына түкмә кан,
Яшь урынына түкмә кан.

Чыбылдыгың ак чугын
Бәйрәмнәрдә тагарсың.
Сөйгән ярың, Булат бәгырең исеңә төшсә
Төнлә ялгыз айга карарсың.

Үкси-үкси, Мәйсәрә җан,
Яшь урынына түкмә кан,
Яшь урынына түкмә кан.

Другие названия этого текста
  • Клара Хәйретдинова - Зәңгәр шәл муз. драмасы, Мәйсәрә җыры, С. Сәйдәшев муз., К Тинчурин сүз., ТР ДТРК оркестры, дир. Р. Үтәй, 1991 ел (0)
  • Салих Сәйдәшев - Мәйсәрә җыры (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-