Ак сусарлар сәлам бирә Судагы кондызларга. Мин сагынсам айга карыйм, – Син кара йолдызларга. Алларыма җыеп алдым Карурман миләүшәсен. Нурлы йөзләреңә карап Бар микән серләшәсем. Карурманны кергән чакта Карадым мин каерылып. Карамас идем каерылып, – Дустым калды аерылып.