Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Сафин Габдельфат - Хаман яратам | Текст песни

Шик туса кинәт җаныңа әгәр,
Я килсә сиңа куркыныч хәбәр.
Мин йөргән яктан ерак-ерактан
Ышана күрмә, hаман яратам.
Ашыга күрмә, ялгыштан саклан,
hаман яратам, hаман яратам.

Йолдызлы аяз күгеңне әгәр
Авыр болытлар каплап китсәләр.
Каршы искән җил капланса тынга,
Нык бул,син генә, тик син янымда.
Бирешә күрмә сагышка-моңга,
Җанымда тик син, тик син янымда.

Сакла сөюне, ташлама берүк,
Олы хисләрне ваклама берүк.
Узар гомерләр аккан су кебек,
Гомер бер генә, сөю мәңгелек.
Узар гомерләр искән җил кебек,
Сөю мәңгелек, сөю мәңгелек.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-