Онытма
Зиннур Сафиуллин көе Клара Булатова сүзләре
Тау итәген томан сарган чакта,
Җыр яңарса кичке тынлыкта.
Таулар аша юллар узган якта
Сагынучың барын онытма.
Эсселектән арып, хәлдән таеп
Ятып калсаң кайнар комлыкта,
Сусавыңны басар чык булырдай
Якын кешең барын онытма!
Иңнәреңә ялгыз күтәрмәстәй
Авырлыклар төшсә тормышта,
Янәшәңә басыл иңен куяр
Якын дустың барын онытма.
Сафиуллин Зиннур еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1