Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Светлана Калимуллина(Хамид Маткаримов муз.,Лэйсэн Кэшфи суз.) - Жырлы юл | Текст песни

Хамид Маткаримов көе Ләйсән Кәшфи сүзләре

Җанымны иркәли карашың,
Йөзеңдә,күзеңдә нинди нур!
Мин - нурга сусаган төнбоек,
Тормышым күгендә бары бул.

Арада күпер юк - бары кыл,
Өзелми,чыңлый ул,җырлый ул.
Бары тик хыялда,җырларда
Чәчәкле,каенлы безнең юл.

Җаныма ял бирә сүзләрең,
Хыялым канаты талганда.
Мин сине бик озак эзләдем,
Бәхетем юлыннан барганда.

Арада күпер юк - бары кыл,
Өзелми,чыңлый ул,җырлый ул.
Бары тик хыялда,җырларда
Чәчәкле,каенлы безнең юл.

Янәшә барасы юлларга
Хисләрем җыр булып түгелгән.
Боекма,онытма,югалма,
Китмә син хыялым күгеннән.

Арада күпер юк - бары кыл,
Өзелми,чыңлый ул,җырлый ул.
Бары тик хыялда,җырларда
Чәчәкле,каенлы безнең юл.

Светлана Калимуллина(Хамид Маткаримов муз.,Лэйсэн Кэшфи суз.) еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-