Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Светлана Шарипова, Әхәт Сәетбатталов - Динескә | Текст песни

Динес – минем туган ягым,
Әкиятләрдәй балачагым,
Сиңа гына тарта гел күңел.
Югарочка кайтуларым,
Сызылып таңнар атуларын
Бер күрүе үзе бер гомер.

Динес – минем туган ягым,
Бу киңлекләр кайда тагын?
Дулкын-дулкын иген кырлары.
Балкый якты йолдызларың...
Алтын куллы ул-кызларың,
Сезгә минем йөрәк җырларым.

Динес – дуслар туган ягы,
Синдәй гүзәл бармы тагын?
Урманнарың, матур күлләрең.
Балам кайткан дигән кебек,
Чәчләремнән сыйпап, сөеп
Исә аның хәтта җилләре.

Данлы Әҗәт буйларында,
Шаулы сабан туйларында
Чәчәк атты яшьлек елларым.
Дусларымның туган җире,
Әкиятләрдәй гүзәл илем
Мәңге-мәңге күреп туймамын.

Светлана Шарипова, Әхәт Сәетбатталов еще тексты


Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1