Туган көнең белән!!!
Бүген синең туган көн бәйрәмең,
Үзе бәхет ул жиргә.
Гомер буе шушы бәйрәмнәрне
Каршыласак иде гел бергә.
Йөрәкләрне йөрәкләргә бәйләп,
Күзебезне алмый күзләрдән
Һәрвакытта олы максатларга
Барсак идек бер үк эзләрдән.
Син тугансың җиргә бәхет өчен,
Күктә ул гел йолдыз кабынгандыр.
Шул йолдызның серле нурларыннан
Син барыр юллар салынгандыр.
Әнкэң дә бит сиңа бәхет теләп,
Бишегендә назлап тибрәткән.
Җан җылысын җырларына салып,
Яшәү серләренә өйрәткән.
Дөнья гамен оныттырып торсын,
Туган көнең олы бәйрәмең.
Гел кояшлы якты гына булсын
Язын, көзен, кышын, җәйләрен.
Син тугансың җиргә бәхет өчен,
Күктә ул гел йолдыз кабынгандыр.
Шул йолдызның серле нурларыннан
Син барыр юллар салынгандыр.
Бүген синең туган көн бәйрәмең,
Үзе бәхет ул жиргә.
Гомер буе шушы бәйрәмнәрне
Каршыласак иде гел бергә.
Йөрәкләрне йөрәкләргә бәйләп,
Күзебезне алмый күзләрдән
Һәрвакытта олы максатларга
Барсак идек бер үк эзләрдән.
Син тугансың җиргә бәхет өчен,
Күктә ул гел йолдыз кабынгандыр.
Шул йолдызның серле нурларыннан
Син барыр юллар салынгандыр.
Син Тугансын Җиргә... еще тексты
Сейчас смотрят
- Син Тугансын Җиргә... - Бәхет Өчен!!!
- а он - бродяга
- Fist - 13 - Минуты - Слезы на глазах, улыбка, лицо в панике! Немного сдавленный голос, в глазах вопрос Прикасаться страшно даже к кончикам твоих волос, Произнес что-то нежное, опять...
- Вова Пуля - Grove St. Party Ft. Kebo Gotti
- Movie music - Stars de la pub
- Настя Васильева(Славянский Союз) - Враг
- Бумбокс - Как-то надо же жить - хлеб жевать, воду пить, Болеть, глотать драже, комментить твой ЖЖ, Настроение держать на восьмом этаже.
- Swizz Beatz - Street Knock (feat. ASAP Rocky) (Prod. By Araab Muzik)
- Таисия Повалий и Лев Лещенко - Вечная любовь (tv-rip)
- Влаdy f.t. DGM - Делай дело [CAt Records] 2016
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1