Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Сәйдә Мөхәммәтҗанова - Иртәнге нур | Текст песни

Сара Садыйкова көе, Зиннәт Вәли сүзләре

Туган илкәем, сөйгән җиркәем
Иртәнге саф нурга күмелә.
Урман буйлары, басу юллары
Бигрәк инде матур күренә.

Уяна сабый, елмаеп карый
Иртәнге саф кояш нурына.
Матур уйларым, татлы хыялым
Кушылсын шат хезмәт җырына.

Иртәнге нурлар, иң якты уйлар,
Кая барсам, минем күңелемдә,
Һәрвакыт шулай, сайрасын тургай
Туган илнең тыныч күгендә.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-