\"Юатасым килә \"
Гөлнур Айзат сүзләре
Сәйдәш Хәсәнҗанов көе
(Рафиль Җәләлиев репертуарыннан-тиздән ишетерсез)
Җилләрнең дә ачылары була,
Салкыннары , авыр тынлысы!
Ач тәрәзәң, сине иркәләүче
Җилләрнең мин иң-иң җылысы!
Кушымта:
Юатасым килә,юатасым,
Шатлыкларга сине төрәсем.
Ач тәрзәң,җилләр булып керим
Бик сагындым,килә күрәсем!.
Син танырсың мине,дулкынлатып
Гел назлармын чәчләреңнән ,иркәм!
Бик буласым килә тормышыңда
Сагындырган кешең-өзелеп көткән!
Кушымта:
Юатасым килә,юатасым,
Шатлыкларга сине төрәсем.
Ач тәрзәң,җилләр булып керим
Бик сагындым,килә күрәсем!.
Сиңа авыр булган чакларыңда,
Ач тәрәзәң, җилләр булып керәм.
Әйтмә берни!Синең хәлләреңне
Иреннәрең дерелдәүдән беләм..
Кушымта:
Юатасым килә,юатасым,
Шатлыкларга сине төрәсем.
Ач тәрзәң,җилләр булып керим
Бик сагындым,килә күрәсем!.
Сәйдәш еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1