Ә мин чабам, качам заманадан, Ярдәм сорап керәм урманга. Бар да үлгән, тик ышаныч калган, Тик ышаныч яхшы заманга. Юлларыма ак чәчәктә булган, Яшь куаклар сары яфрак коя. Ике сабый ватык көзгеләрдән, Курчакларга диеп төзи оя...
Төне буе җил улады бүген, Салкын нурын түкте салкын ай... Әнкәй зинхар өчен уят мине, Уят Әнкәй, мин саташам бугай.