Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Сомбел Билалова - Жаным хаман котэ | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Килер юлларыңа чыгып тордым
Бүген алар никтер томанлы
Көтә-көтә әллә арыганмын
Юата да алмыйм җанымны
Үтәмәгәч әйткән сүзләреңне
Ышандыру кирәк идеме?
Ни уйларга белми көткәнемне
Җилләр барып сиңа әйтерме?

Кушымта(2 тапкыр):
Онытасым килә, юк итәсем килә
Йөрәгемдә булган яраларны
Җавап эзли күңел, җаным һаман көтә
Өзмик әле, Җаным, араларны!

Йөрәгемнең җиде кылы белән
Аңлап алдым синең күңелне
Ниләр уйлавыңны әйтми калсам
Ике йөзле булам түгелме?
Үтәмәгәч әйткән сүзләреңне
Ышандыру кирәк идеме?
Ни уйларга белми көткәнемне
Җилләр барып сиңа әйтерме?

Кушымта(2 тапкыр):

Килер юлларыңа чыгып тордым
Бүген алар никтер томанлы
Көтә-көтә әллә арыганмын
Юата да алмыйм җанымны

Кушымта(2 тапкыр):


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-