Синең белән бергә булу иде минем хыялым,
Синдә генә, синдә генә яме иде дөньяның.
Нигә генә, нигә генә очрадың син юлымда?
Мәхәббәтнең газабыннан, зинһар, мине арала.
Син бүләк иткән чәчәкләр сулдылар шул бирүгә,
Ялган мәхәббәт билгесен аңламадым мин нигә?
Нигә генә, нигә генә очрадың син юлымда?
Мәхәббәтнең газабыннан, зинһар, мине арала.
Яратам, дип, яратам, дип, буш сүзләр әйттең миңа,
Хәзер инде оныт, диеп, җиңел әйтергэ сиңа.
Бер дә юкка рәнҗеттең бит, йөрәккәең юк икән,
Кояштан да якты идем, сүндем, янмыйм мин бүтән.
Нигә генә, нигә генә очрадың син юлымда?
Мәхәббәтнең газабыннан, зинһар, мине арала.
сомбел билалова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1