Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Старинная татарская песня - Аерылмагыз (Не расставайтесь) | Текст песни

Су буенда ялгыз аккош
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.

Аерылмагыз, аерылмагыз
Булса да сәбәпләре
Канатларны каера ул
Аерылу сәбәпләре

Ят кошны пар итмәс аккош
Ялгыз канат какса да
Бездә бергә булалмабыз
Сулар үргә акса да

Ялгыз аккош күргән саен
Өзелә бәгырьләрем,
Нигә соң бергә чакларның
Белмибез кадерләрен.

Талларга карап моңаям
Ялгыз минутларымда
Бер ялгызымны калдырма
Мәхәббәт утларында

Талларга барып сөялдем,
Белмәдем бөгеләсен.
Белмәдем талларга карап,
Үзәгем өзеләсен.

Другие названия этого текста
  • Старинная татарская песня - Аерылмагыз (Не расставайтесь) (1)
  • Старинная татарская песня - Аерылмагыз (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-