Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

су буенда ике сал - алсу хисам | Текст песни

Агыйделкәй буйларында
Чәчәк ата карлыган.
Күптән инде күңлем сизә,
Әйтер сүзең бар сыман.

Агыйделдә ике сал,
Берсе каен, берсе тал.
Сагынганда үкенерсең,
Әйтер сүзең әйтеп кал.

Кара карлыганнар җыйдым,
Калдырмыйча вакларын.
Бер җылы сүз әйтер идең,
Күңелем китек чакларым.

Агыйделдә ике сал,
Берсе каен, берсе тал.
Сагынганда үкенерсең,
Әйтер сүзең әйтеп кал.

Кара карлыганнар җыйдым,
Ашарга өлгермәдем.
Ул дәшмәгәч, мин дә түздем,
Серемне сиздермәдем.

Агыйделдә ике сал,
Берсе каен, берсе тал.
Сагынганда үкенерсең,
Әйтер сүзең әйтеп кал.

Другие названия этого текста
  • су буенда ике сал - алсу хисам (1)
  • Диля Нигматуллина - Әйтер сүзең әйтеп кал (cover-версия, З.Хэйретдинов кое, М.Мухин аранж, 2014) (1)
  • Фануза - Ике сал (1)
  • Фануза - ак идель дэ ике сал (1)
  • Зөфәр Хәйретдинов - Әйтер сүзең әйтеп кал! /минус/ (0)
  • Алсу Хисамиева - Әйтер сүзең әйтеп кал. (0)
  • Диля Нигматуллина - Әйтер сүзең әйтеп кал (Зөфәр Хәйретдинов кое) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-