Их, матур бу дөнья!
Тәслимә Низами шигыре һәм көе
Матур пар дип сокланалар
Без урамнан үткәндә.
Ике матурлык кушыла
Бергә гомер иткәндә.
Кушымта:
Матур, матур, матур дөнья
Бик матур барыбыз да.
Бу тормышның матурлыгы –
Ул безнең җаныбызда.
Шушы матур яратуны
Гел яңартып торырбыз.
Шатлык-бәхет таратучы
Парлы матур булырбыз.
Кушымта: шул ук.
Парлы матур булып кына
Гомер кичерик әле.
Гел матур чакларны гына
Искә төшерик әле.
Кушымта: шул ук.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1