БЕЗНЕҢ ГОМЕР ЯҢА БАШЛАНА
ТАХИР АСЫЛ ГӘРӘЙ көе ИРЕК ГАБДРАХМАНОВ сүзләре
Умырзая булып кар астыннан,
Үсеп чыкты сөю гөлебез!
Шау чәчәктә генә торса иде,
Яңа туган һәрбер көнебез!
КУШЫМТА:
Әйдә, Җаным, бирче кулларыңны,
Хисләреңне җилгә ташлама!
Яратып һәм яратылып яшик-
Безнең гомер яңа башлана!
Чишмә суларыдай челтерәшеп,
Узсын безнең гомер еллары!
Саф сөюгә һәрчак тулып торсын,
Мәхәббәткә илтер юллары!
КУШЫМТА.
Безнең гомер әле язлар кебек,
Яңа гына килә башланып!
Үтик бергә язмыш сукмакларын,
Сөю язларында назланып!
КУШЫМТА!
Таhир Асыл Гәрәй еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2