Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Таhир Асыл Гәрәй - ЯШЕЛ КҮЗЛӘР ( музыка, аранжировка - Тахир Асыл Гарей, слова Лилии Саттаровой ) | Текст песни

Таһир Асылгәрәй көе
Лилия Саттарова сүзләре

Яшел күзләр, серле яшел күзләр,
Биләп алды минем җанымны.
Йөрәгемнән китми йөдәтәсең,
Бүлдерәсең татлы йокымны.

Яшел күзләр, сөю тулы күзләр,
Синдәй күзләр ул юк бер кемдә.
Бәхетемне бары синдә күрәм,
Уйларымда һәрчак син генә.

Яшел күзләр, серле күзләр,
Сөю тулы матур күзләр -
Язмышларның татлы бүләге.
Яшел күзләр, серле күзләр,
Сөю тулы матур күзләр -
Хәзер сезгә гашыйк йөрәгем.

Яшел күзләр, уйчан матур күзләр,
Язмышымның татлы бүләге.
Күңелемнең нечкә кылларына,
Сөю орлыкларын чәчәле.

Яшел күзләр, мәхәббәтле күзләр,
Ул күзләрдә бары наз гына.
Ялыктырма гашыйк йөрәгемне,
Бер җылы сүз зиһар әйт миңа.

Яшел күзләр, серле күзләр,
Сөю тулы матур күзләр -
Язмышларның татлы бүләге.
Яшел күзләр, серле күзләр,
Сөю тулы матур күзләр -
Хәзер сезгә гашыйк йөрәгем.

Таhир Асыл Гәрәй еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-