Намазлыгың көтә. ( 21 сезон )
Әсхар Кәшфуллин сүз.
Альфред Якшимбетов көе.
Намазга бассаң – җаның нурланыр
Йомшарып китәр күңелең
Җаныңны якты җылылык бизәр,
Шатлыкка дөньяң күмелер
Кушымта:
Намазлыгың көтә иртә-кичен
Тартып тора ул үзенә
Гыйбадатле булсаң – сау булырсың
Нурлар балкыр йөзләреңдә
Намазга бас, мәчетләргә йөре,
Гыйбадаттән җан затланыр.
Мәхәббәтле күңелең канатланыр
Фәрештәләр дә шатланыр
Тәннәреңне сафландырыр намаз
Йөрәгең тибәр дәртлерәк.
Динле кеше – юньле кеше диләр
Булырсың син гәйрәтлерәк.
Таһир Гайнуллин еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1