Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Таһир Якупов - Туган авылым урамы | Текст песни

Туган җирем, үскән җирем —
Гади генә бер авыл.
Гади булса да, яз җиткәч,
Гөл бакчасы була ул.

Туган авылым урамын
Кабат-кабат урадым.
Баш очымда кош сайрады —
Бәхетемә юрадым.

Йортлары яңа булса да,
Минем авылым борынгы.
Онытма, туган авылым.
Яуда калган улыңны.

Туган авылым урамын
Кабат-кабат урадым.
Баш очымда кош сайрады —
Бәхетемә юрадым.

Авылымның топольләрен,
Белмим, кемнәр утырткан.
Туган телем, моңлы телем
Ишетелә һәр йорттан.

Туган авылым урамын
Кабат-кабат урадым.
Баш очымда кош сайрады —
Бәхетемә юрадым.

Таһир Якупов еще тексты


Другие названия этого текста
  • Тахир Якупов - Туган авылым урамы (1)
  • Таһир Якупов - Туган авылым урамы (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-