урманнар да бүген сагышлы,
Тынып калган аның тавышы.
Сары яфрак җиргә коела,
Шуңа мәллә моңсу тоела.
сары яфрак- урман тавышы,
Үзгәртепләр булмый язмышны.
Кеше гомере ул бер генә
Бер булуы нигә сер генә.
Озатты бит урман кошларын
Моңсуланыр сагынып кышларын.
Язга алар кире кайтырлар,
Аланнар да чәчкә атарлар.
Кабатланыр көзләр, яз. кышлар,
Үзгәрерләр безнең язмышлар.
Аккан судай ага ла гомер,
Кеше өчен бу гомер тик бер.
Таскира Хасанова еще тексты
Другие названия этого текста
- таскира хасанова - сары яфрак (плюс) (0)
- Таскира Хасанова - Сары яфрак-урман тавышы (минус) (0)
- Таскира Хасанова - Сары яфрак (соло) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2