РӘХМӘТЛЕМЕН ХОДАЕМА
Л.Шәрәфиева көе,
Ф.Төхфәтуллина сүз.
Үстерәләр сөеп, улым-кызым диеп,
Тидермичә җилләр-яңгырлар.
Әти-әниләрне үзебез дә шулай
Яши алсак иде гел зурлап.
Кушымта:
Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә!
Туар көннәре дә, туган көннәре дә
Сөенечләр генә китерсен.
Оныкларын сөеп, улым-кызым диеп
Дәшүләре шатлык иңдерсен.
Кушымта.
Гомерләр тиз үтә, аерылу да җитә,
Өзгәләнеп кала бәгырләр...
Әти-әниләрне исән чакларында
Яши алсак иде кадерләп.
Кушымта.
http://vkontakte.ru/club3524919
ТАТ ВОК Гүзәл Уразова еще тексты
Другие названия этого текста
- Гүзәл Уразова - Рәхмәтлемен Ходаема (минус) (2)
- ТАТ ВОК Гүзәл Уразова - Рәхмәтлемен Ходаема (минус) (0)
- Гүзәл Уразова - Рәхмәтлемен Ходаема (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1