Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

татар Иркэ - Бердәнберем син минем | Текст песни

Әллә инде күңелемә күчте
Галәмдәге бөтен гүзәллек
Көн дә синең килүеңне
Сөям иркәм диюеңне
Көтә күңел шуңа бизәлеп
Ләззәт бишегендә тирбәлеп.

Гомергә сайлаган ярым
Бердәнберем син минем
Сине тапкач кына күрдем
Гүзәллеген бу җирнең.
Хыялларым синең белән бергә
Һәр мизгелем минем яз кебек
Бәхет сыймый йөрәгемә
Күчә минем кузләремә.
Күзләремнән тора бөркелеп
Хисләр китә мәйдан сүтелеп.

Гомергә сайлаган ярым
Бердәнберем син минем
Сине тапкач кына күрдем
Гүзәллеген бу җирнең.
Сабый кебек тоям уземне мин
Юлым җәннәт булып үрелә.
Кояшка тиң карашларың
Җылы язлар синен назың
Синең кочак кебек җирдә
Минем белән җыр да сөенә.

Гомергә сайлаган ярым
Бердәнберем син минем
Сине тапкач кына күрдем
Гүзәллеген бу җирнең.

Другие названия этого текста
  • татар Иркэ - Бердәнберем син минем (0)
  • Иркэ - ♥Гомергә сайлаган ярым Бердәнберем син минем Сине тапкач кына күрдем Гүзәллеген бу җирнең..♥ (0)
  • Матурым... Мин сине яратам - Бердән берем син минем (0)
  • КараҖимешем-* - Бердәнберем син минем:*) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-