Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Татар милли музыкасы - Кичер мине, Әнкәй, гафу ит | Текст песни

Кайтырмын дип, хатлар язуыма
Көннәр түгел, айлар үттеләр.
Ләкин юлларым сиңа илтмичә
Еракларга алып киттеләр.

Бер кайтмасам, Әнкәй, бер кайтырмын.
Утыңны сүндермичә, мине көт.
Сине көттерптә кайталмасам,
Кичер мине, Әнкәй, гафу ит.

Көтәсең дер, хат ташучы килсә
Кош теледәй, сәлам бардыр дип.
Хат булмаса, өмет итәсең дер:
"Бәлки әле үзе кайтыр дип...".

Бер кайтмасам, Әнкәй, бер кайтырмын.
Утыңны сүндермичә, мине көт.
Сине көттерптә кайталмасам,
Кичер мине, Әнкәй, гафу ит.

Көтәсең дер, син мине кайтыр дип.
Кош теледәй, сәлам бардыр дип.
"Улым, дип син" - өмет итәсең дер,
Көзге җилләр тәрәз какканда...


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-