Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Татар радиосы - Сәлам Казан, сәлам Татар иле! | Текст песни

Иртән таңны синең белән башлый
Кояш нурларына ияреп.
Төнгә кадәр йөрәкләрне назлый
Йолдызлардан сәлам җибәреп.

“Татар радиосы” синең белән!
Көн дә бәйрәм, көн дә тантана!
Сәлам Казан, сәлам Татар иле!
Яхшы кәеф бездән башлана!

Сандугачтай моңлы көен суза
Дәртле җырлар таныш дулкында...
Күңелләргә яшәү дәрте бирә
Эссе көндә, җилдә, буранда!

“Татар радиосы” синең белән!
Көн дә бәйрәм, көн дә тантана!
Сәлам Казан, сәлам Татар иле!
Яхшы кәеф бездән башлана!

Таныш җырлар эфир киңлегендә,
Шат хәбәрләр, котлау, сәламнәр...
Сөю назларына сусаганны
"Татар радиосы" иркәләр.

“Татар радиосы” синең белән!
Көн дә бәйрәм, көн дә тантана!
Сәлам Казан, сәлам Татар иле!
Яхшы кәеф бездән башлана!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-