Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Татар халык көе - УМЫРЗАЯ | Текст песни

Әхмәт Фәйзи сүзләре
Боз катлавы эрегәч, җир өстенә
Умырзая чыга, карагыз:
Умырзая чыга,
Умырзая калка,
Умырзая суза сабагын.

Боз катлавы кебек көнкүрештән
Чыгасым ла килә тизрәк:
Умырзая кебек,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек тиз үрләп...

Умырзая бик тиз үсеп чыга,
Бик аз гына яши тураеп;
Умырзая бик тиз
Башын аска ия,
Умырзая сула моңаеп...

Юк, мин яшәр идем озак, озак,
Минем килми алай буласым:
Умырзая кебек,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек суласым...

Юк, мин яшәр идем җәй ясаучы
Зур чәчәкләр белән җыелып;
Юк, мин үлмәс идем
Умырзая кебек,
Умырзая кебек боегып...

Другие названия этого текста
  • Татар халык көе - УМЫРЗАЯ (0)
  • башкорт халык йыры - УМЫРЗАЯ (0)
  • Булат Җиһаншин һәм Иркә - Умырзая (0)
  • Раяз Фасихов - Умырзая (0)
  • Мамины песни - Умырзая (Подснежник) (0)
  • Татар халык көе - УМЫРЗАЯ (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-