Бакчаларда чәчәк ата
Син утырткан бөрлегән.
Ул да сине көтә сыман,
Ник килмисең, бер генәм?
Бөрлегәнем, бөрлегән,
Сагындырдың, бер генәм.
Бүген төнлә төшләремдә
Сине күрдем, бер генәм.
Син тал, имеш, ә мин, җаным,
Гүя кара бөрлегән.
Бөрлегәнем, бөрлегән,
Бик сагындым, бер генәм.
Бөрлегәндәй күзләреңне
Бик сагындым, бер генәм.
Сөям дигән сүзләреңне
Кабатлыймын җыр белән.
Бөрлегәнем, бөрлегән,
Син бит минем, бер генәм.
Бөрлегәнем, бөрлегән,
Сагындырдың, бер генәм.
Бөрлегәнем, бөрлегән,
Бик сагындым, бер генәм.
Бөрлегәнем, бөрлегән,
Сагындырдың, бер генәм.
Бөрлегәнем, бөрлегән,
Син бит минем, бер генәм.
татар халык җыры еще тексты
Другие названия этого текста
- 6 - бөрлегән (0)
- татар халык җыры - бөрлегән (0)
- Булат Зиганшин - Бөрлегән (0)
- Гөлнара Габидуллина - Бөрлегән (0)
- Сулейманова Флюра - Бөрлегән (0)
- Aq Bure - The Stone Berry (0)
- Казан Егетләре - Бөрлегән (0)
- Борлегэнем - Син бит минем бергенэм (0)
- татар халык җыры - бөрлегән (0)
- Булат Зиганшин - Бөрлегән (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2