Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Татарская народная - Тала ( минус) | Текст песни

Сандугачлар ияләшкән
Су эчәргә миләштән.
Сагынуларым бетәр әле
Сине күреп сөйләшсәм.

Уф, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?!

Агыйделгә басма салдым
Каенын сайлап кына.
Яннарыңа барыр идем
Кош булып сайрап кына.

Уф, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?!

Агыйдел суы тирбәлә
Уртасында сал булса.
Суга салсаң, калкып чыгар
Безгә насыйп яр булса.

Уф, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?!

Агыйделкәйне кичкәндә
Җырлыйм ишкәк ишкәндә.
Өзелә үзәк, яна йөрәк
Җаныем искә төшкәндә.

Уф, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?!

Другие названия этого текста
  • Татар халык жыры - Нигэ яна йорэгем (1)
  • Татарская народная - Нигэ яна йорэгем (0)
  • Казан Егетләре - Нигә яна йөрәгем (0)
  • Тар - тар (0)
  • Татарская народная - Эх, тола-тола (0)
  • Татарская народная - Тала ( минус) (0)
  • Этническая музыка мира - Татарская (0)
  • Этническая музыка мира - Татарская (Курай, гармонь) (0)
  • Ильяс Атнинский - Эх,тала-тала. (0)
  • Казан Егетлэре/Казан Егетлэре/Казан Егетлэре/Казан Егетлэре - Нигэ яна йорэгем (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3
Видео
Нет видео
-