Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

ТАТАРСКАЯ ПЕСНЯ - ЯШЬ ГОМЕР (эх, моны жырларга яратам инде...) | Текст песни

Яшь гомер бер узгач,
Кайтмый ул яңадан,
Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек;
Яшьлектə сөйгəн яр,
Сагындым, килеп ал,
Сине көтəм һаман, дип əйтер кебек.

Юк, кайтмас яшь гомер,
Калды ул еракта,
Зəңгəр томан артында сагыш булып;
Яшьли сөйгəн яр да
Ятка калды анда
Əллə язмыш, əллə бер ялгыш булып.

Ялгышны төзəтеп,
Язмышны үзгəртеп
Яшəсəң, яшьлек кире кайтыр кебек;
Яшьлек бит күңелдə
Иң матур җирендə
Вакытлыча туктаган бер җыр кебек.


Другие названия этого текста
  • Әлфия Авзалова - Яшь гомер бер узгач (0)
  • ТАТАРСКАЯ ПЕСНЯ - ЯШЬ ГОМЕР (эх, моны жырларга яратам инде...) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-