ХЫЯЛЛАР ДӨНЬЯСЫ ГАҖӘЕП.
Оскар Усманов көе,
Гөлсәрвәр сүзләре.
Тормышларга ашмас хыялдыр --
Яшьлеккә кайтулар киредән.
Белеп тә, шуларны уйлаудан,
Без түгел, хыяллар тилергән...
Кушымта:
Соклангыч, әй, серле хыяллар!
Аларның дөньясы гаҗәеп!..
Айларга мендереп куярлар
Хыяллар, канатын киң җәеп...
Һәр җирдә гүзәллек тоядыр;
Көлмәгез хыялый кешедән...
Дөньясы күп төсле буяудан!..
Юк зыян хыяллы гомердән!
Кушымта.
Арыган җаннарның ялыдыр--
Хыялда кайтулар яшьлеккә.
Юк гаеп хыялый булудан,
Хыяллар юлдаш ул бәхеткә!
Кушымта.
http://vkontakte.ru/club3524919
Татарская еще тексты
Другие названия этого текста
- Татарская - Хыяллар дөньясы гаҗәеп (0)
- Гүзәл Уразова - Хыяллар дөньясы гаҗәеп (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1