Калдың син ак бураннарда,
Ак буран эчләрендә.
Калдың инде бураннарның
Дулаган төшләрендә.
Урады да кочагыңа,
Урлады сины буран.
Ап-ак буран эчләрендә
Сине күргәндәй булам.
Буран дулый, буран тынмый,
Бураны шундый көчле.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле.
Ничек кенә тартып алыйм
Сине буран эченнән.
Үзем буран булыр идем
Килсә әгәр көчемнән.
Буран дулый, буран тынмый,
Бураны шундый көчле.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле.
Адашма, зинһар, адашма
Бураннар арасында.
Синсез калам бугай инде
Бураннар арасында.
Татарские еще тексты
Другие названия этого текста
Лилия Хамитова - Буран дулый (минус) (2) Лилия Хамитова - Буран дулый (Оскар Усманов муз.Р. Миннуллин) (1) 027.Лилия Хэмитова_Буран дулы - 027.Лилия Хэмитова_Буран дулы (0) Татарские - Буран дулый (0) Лилия Хамитова - Буран дулый(минус) (0) DJ Реал и Элиза - Буран (0) ку - ку (0) Татарская - Буран дулый (0) Илсоя Бадретдинова - Буран дулый (0) Видео
Лилия Хамитова - Буран дулый Лилия Хамитова - Буран дулый ... какой буран? дулый? кто его надул?) ... Что такое буран узнал же откуда-то, хотя слово ...
Оценка текста
Как вам текст?
1 out of 5
2 out of 5
3 out of 5
4 out of 5
5 out of 5
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1