Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Татарские песни. Зухра Шарифуллина - "Су буенда учак яна" | Текст песни


Тып-тын калган төнге авыл,
Йоклый авыл, сүнгән уты.
Кайттым сиңа еллар узгач,
Хәтер уйный, керми йокы.
Су буенда, учак яна,
Кем кабызган ул учакны?
Төшсәм әгәр су буена,
Табармын күк балачакны.

Тыныч сулап йоклый авыл,
Йөрим төнге урамында.
Таныш сукмак, таныш кое —
Утсыз да мин күрәм монда.
Су буенда учак яна,
Сүнмәс микән таңга чаклы?
Урамыңда, туган авылым,
Табармын күк балачакны.

Хәтерләсәң, онытмасаң,
Мин башканы өмет итмим.
Ялантәпи урамыңда
Уйнап үскән балаң бит мин.
Су буенда учак яна,
Хәтирәләр төсле якты.
Кайттым кебек яшьлегемә,
Табармын күк балачакны.

Комментарии
Написать комментарий
Похожие минуса

Бэхеттэ шатлыкта 2Ялла
Сонгы кынгырауГабдельфат Сафин
Яна 2Филипп Киркоров
Яна 3Филипп Киркоров
Яна-Яночка 2Рядовой Дарин
Яна ел 2Детские Татарские

Найти ещё минусовки


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-