Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Татарский хор КГУКИ - С.Сайдашев - "Әдрән диңгез" | Текст песни

Әдрән диңгез, гүзәл диңгез,
Ай, гүзәл диңгез.
Күп яуларны күргән диңгез,
Күргән ул диңгез.
Тау батыры Искәндәргә,
Искәндәргә
Җан дәвасын биргән диңгез,
Биргән ул диңгез.

Әдрән диңгез, зәңгәр диңгез,
Ай, зәңгәр диңгез.
Култыклары йөз дә сигез,
Ай, йөз дә сигез.
Үзенең батыр улларына,
Улларына
Көрәш дәртен биргән диңгез,
Биргән ул диңгез.

Әдрән диңгез, даулы диңгез,
Даулы ул диңгез.
Тирәләре таулы диңгез,
Бик таулы диңгез.
Хәлен җуйган син бөркеткә,
Ай, син бөркеткә
Шифа бирсен изге диңгез,
Изге ул диңгез. Әй!

Другие названия этого текста
  • Mubai & Aksubai Fusion Band - Әдрән диңгез (1)
  • С.Сайдашев - Әдрән диңгез (0)
  • Татарский хор КГУКИ - С.Сайдашев - "Әдрән диңгез" (0)
  • С.Сайдашев - Әдрән диңгез (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-