Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Татарский хор КФУ - Кайту (2011 ел) | Текст песни

Олы юлдан яуга киткән чакта
Таң җиленнән томан таралды.
Авыл башындагы куш наратка
Атлар да бит борылып карады.

Һаваларда торна тавышлары,
Ишетелә канат кагышлары.
Кошларда да кеше язмышлары,
Чит җирләргә китеп барышлары.

Туган якның хәбәрләрен белдек
Ызаннардан искән җилләрдән.
Күпләребез олы юлдан кире
Кайталмады ерак илләрдән.

Һаваларда торна тавышлары,
Ишетелә канат кагышлары.
Кошларда да кеше язмышлары,
Чит җирләрдән кайтып барышлары.

Другие названия этого текста
  • Ильназ Минвалеев - Кайту (0)
  • Татарский хор КФУ - Кайту (2011 ел) (0)
  • Yummy Music Band - Кайту / Qaytu (0)
  • Нурислам Яхин - Кайту(минус)(п. Туймазы) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-