1. Ая, җаный, сиңа гыйшкым күрмәсләрме, күрмәсләрме,
Юлыбызга кызыл гөлләр тезмәсләрме,
Тиң түгелсез, тиң түгелсез, димәсләрме, димәсләрме,
Үзәкләрне-бәгырьләрне телмәсләрме?
2. Ая, җаным, аймы, дисәм, ай югала, ай югала,
Сулган гөлгә бер карасам, яфрак яра.
Кавыша алмадык, аймыл булды юлларыбыз, юлларыбыз.
Тик мәхәббәт йөрәгемдә һаман яна.
3. Сикереп кенә менәр идем аргамакка, аргамакка,
Җилдәй җилеп очар идем сезнең якка,
Карчыгадай кунар идем алларыңа, алларыңа,
Чал башымны салыр идем кулларыңа.
Другие названия этого текста
- Татарстан республикасының фольклор музыкасы дәүлүәт ансамбле(җитәкчесе А.Файзрахманов) - Ая ,җаный (Г.Ниязов эшк.) (0)
- Татарстан республикасының фольклор музыкасы дәүлүәт ансамбле(җитәкчесе А.Файзрахманов) - Ая, җаный (Г. Ниязов эшк.) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1