И, кызыл да төлке, кырлар күрке,
Кырпак яуган карларны ла туздырмас,
Карчыгалар кебек үткер егет
Яшь гомерен бушка ла уздырмас.
И, ап-ак та ап-ак, әй, кашка ат
Юргалыйдыр туры ла юл белән.
Яшь кызларның ла алсу йөзе
Саргаядыр хәсрәт-уй белән.
И, карчыгалар кунган, әй, кибәнгә,
Канатларын җилпиләр китәргә.
Җырламыймын җыру, ай, килгәнгә (тигәнгә),
Җырлыймын мин сезләрне сөйгәнгә.
Татарстан республикасының фольклор музыкасы дәүлүәт ансамбле(җитәкчесе А.Файзрахманов) еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1