Күпме юллар йөрдем, дөнья күрдем,
Назлы җилләр йөзем сыйпады.
Сиңа кайткач кына, туган ягым,
Күкрәгемә шатлык сыймады.
Тик бер генә көнгә аерылсам да
Ямансулап сине юксынам.
Синнән башка миңа, туган ягым,
Бу дөньяда тормыш юк сыман.
Тик бер генә көнгә аерылсам да
Ятим калган кебек буламын!
Тик син генә яшәү матурлыгы,
Гүзәллеге якты дөньяның!
Татарстан еще тексты
Видео
-
А.Ключарев. «Туган ягым -- Татарстан»
А.Ключарев. «Туган ягым -- Татарстан» .... Гимн Татарстана. Концерт в честь 90 летия Рустема Яхина - Duration: 3:02. by Рамиль ...
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1