Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

татарча такмаклар - ЕГЕ турында | Текст песни и Перевод на русский

1.Бердәм дәүләт имтаханын
Барыбызга бирәсе
Уйлап тапкан кешеләрен
Тотып нихәл итәсе

2. Бернече класстан бирле
ЭГЕ диеп сөйлиләр
Ә үзләре аның саен
Юнләп әзерләмиләр

3. А өлеше, Б өлеше
Керә төнлә төшләргә
С өлешен төштәдә бит
Язмады шул эшләргә.

4.Дәрес саен бер вариант
Дәрес саен куркыту
ЕГЭ бирә алмыйсыз дип
Баш катырып утырту

5. Һәр чиреккә берәр тапкыр
Пробный ЕГЭ эшлибез
Вариантлар интернеттан
Шуңа акча түлибез.

6. Камера куялар дигән
Йөри имеш-мимешләр
Алай иткәнче районда
Башланды төзелешләр

7.Телефон белән кертмиләр
Ишектә үк алалар
Куркытмагыз зинһар өчен
Укытучы апалар

8.Без ЕГЭ бирә алмасак
Үзегезгә эләгә
КУрыкмыйбыз сүзегездән
Менә шуңа күрә дә

9.Шәйми бабай биргән имеш
ЕГЭ ны безгә кадәр
Мин дә бирер идем аны
Президент булсам әгәр.

10.Репититорга йөрибез
Кайвакыт вакыт калмый
Репетитор да бит кеше
Башка белем тыгалмый

11.Укытучыларга рәхәт
Алар ЕГЭ бирмиләр
Ноутбукларын кочаклап
Йөгерешеп йөриләр

12.Килеп җитте май ахыры
Тугыз ай киткән үтеп
Без беренче экзаменга
Утырдык шулай кереп

13.Май аенда җомга көнне
Яңгыр коеп яуганда
Басып тордык сәгат буе
ПАспорт тотып урамда

14.Урыс әдәбиятыннан
Имтихан да башланды
Организатор апалар
Телефон дип ташланды

15.Телефонны бирмәделәр
Утырдылар күчереп
Репетитор ноутбуктан
Торды җавап җибәреп

16.Тотып карамаган фәннән
51 балл булган ди
Кеше ЕГЭ бирер өчен
Бу дөняга туган ди

17.Казаннан килгән кешеләр
Башын тыгып ишектән
Шпаргалка ерткан
Дәртле тавыш ишеткән

18.И карап йөргән булдылар
Тапмадылар бернәрсә
Без аларга юләр түгел
Костюмда бит күп кесә.

19.Бер керделәр, бер чыктылар
Карак песи шикелле
Карашлары бигрәк күркәм
Кояш кебек сөйкемле

20. Нидер өмет иткән сыман
Кесәне капшадылар
Өстәлдәге шоколадка
Кадәр үк ашадылар

21.Туалетка чыксаң әгәр
Апай бара озатып
Күлмәк арасыннан чыккан
Шпорага күз атып

22.Коридорда көтеп тора
Туалетта чагында
Әле ярый эчкә керми
Торыр иде тотып та
23.Керү белән экзаменга
Боргаландым түзмәдем
Әллә кайчан куенласы
Камераны эзләдем
24.Әллә шунда күренмәде
Янган класс утында
Камераның үзе түгел
Эзе дә юк черты да
25.Шкаф саен печәтләнгән
Кәгаз ябыштырганнар
Куптаруы кыен түгел
Артык тырышмагыннар
26.Дүрт сәгат вакыт эчендә
Күчердек чын күңелдән
Безнең ише егетләргә
ЕГЭ шуңа бирелгән

Мәктәп ишегенә килеп

Утызынчы май иртәсе
Тортым да мин йокыдан
Язып алдым вариантлап
Абитуриент.ру дан

Аудиториягә кергәч
Өләштеләр конвертлар
Кайберәүләр чын күңелдән
Уртысыннан ерттылар

Ишек ачык сквозняк
Тәрәзәдән җил исә

Казаннан бер апа килгән
Күзлеген киеп куйган
Дебер-шатыр

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 4
Видео
Нет видео
-