Өстәлдә ялгыз чынаяк
Чәе суынып беткән.
Ялгыз чәйнең дә тәме юк,
Эчмәдем синсез, иркәм.
Припев:
Гомерем шулай узармы
Гел сине генә көтеп?
Ялгызым өстәл янында,
Суынган чәйләр эчеп. 2х
Кайнар чәй салып куям да,
Утырам сине көтеп.
Чәем суына бит инде,
Кая югалдың китеп?
Припев:
Гомерем шулай узармы
Гел сине генә көтеп?
Ялгызым өстәл янында,
Суынган чәйләр эчеп. 2х
Өстәлемдә барсы да бар,
Нигә чәйнең тәме юк?
Ялгыз булгангадыр инде
Өемнең дә яме юк.
Припев:
Гомерем шулай узармы
Гел сине генә көтеп?
Ялгызым өстәл янында,
Суынган чәйләр эчеп. 2х
Другие названия этого текста
- Салават (25 сезон) - Салкын чэй (1)
- Караоке Салават - Салкын чэй (0)
- Салават - Ф. (0)
- ТАТАРЫ!! - Слават Салкын чэй (0)
- Салават Фахретдинов - Салкын чэй (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1