Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Тик бер үтенеч. - Тик бер үтенеч. | Текст песни

(Зөфәр Гөбәйдуллин көе,
Физәлия Дәүләтгәрәева сүзләре)

1.Вакыт уза җитез атлар кебек.
Артта калды еллар дистәләп.
Күңелемдә – яшьлек, тик бара шул
Йөзгә җыерчыклар өстәлеп.

2. Гомеребез безнең чиксез түгел.
Бардыр башы, бардыр азагы.
Бер рәхәтнең бер кыены була,
Бар шатлыгы, бардыр газабы.

3.Дөнья мине иркәләмәсә дә,
Үпкәләмим һич тә тормышка.
Рәхмәтем зур олы бәләләрдән
Мине саклап килгән язмышка.

4.И, гомеркәй, бер үтенеч сиңа,
Көзләремә табан ашыкма.
Яши-яши мине әйләндердең
Тормышны бик сөйгән гашыйкка.

5.Бирә торды язмыш теләгәнне.
Күңел тоймый зарлы үкенеч.
Вакыт тизлекләрен кем йөгәнли?
Кемгә юллыйм тик бер үтенеч?

6.И, гомеркәй, бер үтенеч сиңа,
Көзләремә табан ашыкма.
Яши-яши мине әйләндердең
Тормышны бик сөйгән гашыйкка.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-