Күптән инде, күптән очрашкан юк,
Хәтерлимсез бергә чакларны?
Күңелләрдә йөргән татлы сагыш —
Шул чакларның моңлы ядкаре.
Уртак иде хисләр, айлы кичләр, —
Без кертмәдек анда ятларны.
Күңелләрдә йөргән дуслык хисе —
Шул чакларның моңлы ядкаре.
Бергә откан өмет тулы җырны
Йөрәк инде мең кат ятлады.
Үткәннәрдән бары шул җыр калды,
Ул җыр безгә яшьлек ядкаре
Тимергалиева Хамдуна еще тексты
Другие названия этого текста
- Салават Фатхетдинов - Яшьлек ядкэре (1)
- Тимергалиева Хамдуна - Ядкар (0)
- Булат Давлетов - Ядкарь (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1