Берсен-берсе күзләп,
Үскән җирен эзләп,
Кошлар кайта туган ягына.
Ара якын түгел,
Сине көтә күңел —
Кайтчы иркәм, кайтчы яныма.
Кабат килде язлар,
Мине кем соң назлар
Моңсуланып көткән чагында?
Йөрәк ничек түзәр,
Ул бит өмет өзәр —
Син кайтмасаң, иркәм, яныма.
Тагын китә казлар,
Күп тә түгел, азлар —
Җылы якта алар кышларлар.
Ара якын түгел,
Сиңа оча күңел —
Кайтчы иркәм, кайтчы яныма.
Күз яшенә манып,
Хатларымны алып,
Сәлам әйтегезче, кошкайлар!
Ара якын түгел,
Сиңа оча күңел —
Бирә алмыйм сине ятларга!
Тимур Зайнуллин еще тексты
Другие названия этого текста
- Ильяс - Кайтчы иркәм яныма (1)
- Ильяс - Кайтчы иркәм яныма (0)
- Салават - Кайтчы, иркәм, яныма (0)
- Алмаз - Кайтчы, иркам (0)
- Тимур Зайнуллин - Сәләм әйтегезче кошкайлар (0)
- Ильяс Шәяхмәтов - Кайтчы иркәм яныма (0)
- Салават - Кайтчы, Иркәм, яныма (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1