Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Тәслимә Низами - Бәхет кирәк миңа да (минус) | Текст песни

Бәхет кирәк миңа да.
(Тәслимә Низами шигыре һәм көе)

Сабырлыклар белән узам
Тормышның сынауларын.
Әллә җилләр алып китте
Бәхеткә юрауларым.

Кушымта:
Моң белән сугарылган җан
Бәргәләнә - сызлана.
Кеше бәхет өчен туа,
Бәхет кирәк миңа да.

Мин утырткан гөлләр үсә,
Алма, чия өлгерә.
Ә мин һаман дөнья куам,
Бәхет эзләп йөгерәм.

Ләкин һаман язмыш җиле
Юлымны кисеп уза.
Инде таптым дигәндә дә,
Бәхетем бары нужа.

Бармаклар да тигез түгел,
Бәхет тигез бирелми.
Бәхетлене, бәхетсезне
Дөнья үзе тигезли.

Тәслимә Низами еще тексты


Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3