Их, бу йөрәк дигәне!
Тәслимә Низами шигыре һәм көе
Кояш көлсә күз чагыла
Карның ак яктысыннан.
Сине эзләп вакыт чаба
Гомернең яртысыннан.
Кушымта:
Кар яуса да өзгәләнә,
Их, бу йөрәк дигәне!
Сагына ул, ярата ул –
Һаман да яна әле.
Кышкы төндә кар яктысы,
Синең карашың мәллә.
Айга шаярып күз кысам:
“Сәлам әйт!” – дип иркәмә.
Кушымта: шул ук.
Ябалак кар ява, диләр
Карның була кызылы.
Җирдә сөю яшәмәсә,
Булмас иде кызыгы.
Кушымта: шул ук.
Ишелепләр ак кар ява
Күмә гомер эзләрен.
Тик ак өмет әле җанда,
Тәрәзәдә – күзләрем.
Кушымта: шул ук.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1