Шатлык ява, әни...
Тәслимә Низами шигыре һәм көе
Күктән шатлык ява,
Бәхет ява, әни,
Бүген безнең бәйрәм көнендә.
Ләкин синең өчен
Иң кадерле бүләк,
Балаларың, әни, бүген дә.
Кушымта:
Чәчләремнән сыйпап алсын әле
Әниемнең йомша җылы куллары
Бәйрәм шатлыкларын уртаклашып
Сагнып кайтты кыз һәм улларың.
“Бик сагындым сине,
Дәү әнием” ,- диеп,
Сыенсалар синең үзеңә.
Сиңа шул бәхеттән
Юктыр кадерлерәк,
Кояш балкый сыман йөзеңдә.
Гомер узып киткән,
Инде бар да җиткән.
Яшәү хәзер үзе куаныч.
Борчу китермәбез
Әни күңелеңә,
Балаларың – сиңа юаныч.
Тәслимә Низами еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1